Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике сәгать эчендә ике җәяүлене бәрдергәннәр

18 октябрь көнне Әлмәттә ике сәгать эчендә ике җәяүлене бәрдерәләр.

17 сәгать 10 минутта Муса Җәлил урамындагы 4 нче йорт каршында Daewoo Nexia автомобиле белән идарә иткән 40 яшьлек шофер Ленин урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә 67 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Пенсионер ханым юл аркылы  җәяүлеләр кичүеннән читтәрәк булган урында чыгып бара торган була, дип хәбәр ителә.

Реклама

Икенче юл һәлакәте 18 сәгать 30 минутта   Совет урамындагы 156а йорты каршында була. 30 яшьлек машина йөртүче идарәсендә булган  Opel Astra автомобиле Сөләйманова урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек егетне бәрдерә. Шуннан соң  каршыга килүче с Chevrolet Lacetti белән бәрелешә.

Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Фото:Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: