Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике хатын-кызны таптатучы хөкем карарына шикаять белдергән

Әлмәттә ике кешенең үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте өчен хөкем ителгән Башкортстан кешесе Павел Алпацкий хөкем карарына шикаять белдерә. Тик суд коллегиясе аның яклы булып чыкмый.

Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге вакыйга узган елның 30 августында була. Шевченко урамы һәм Тукай проспекты чатында 27 яшьлек “Лада” машинасы йөртүчесе җәяүле кичүе аша узып баручы ике хатын-кызны бәрдерә. Алган җәрәхәтләреннән алар икесе дә урында ук җан бирә.

Әлмәт шәһәр суды Алпацкийны 5 ел 10 айга ирегеннән  һәм 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән иде. Суд карары белән килешмичә, ул Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә. Әмма аның шикаятен кире кагалар.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: