Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике җиңел машина бәрелешә

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге юл-транспорт һәлакәте турында һәбәр итә.

Әлегә билгеле булганча,  7 февраль көнне  иртәнге якта Киа Рио автомобиле  Герцен урамының уң як хәрәкәт полосасы буенча Ленин урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән була.

Уңга борылыш ясаган вакытта машина  юлның шул ук юнәлешендә хәрәкәт итүче  Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: