Әлмәт таңнары

Әлмәттә Фирдүс Тямаев, «Казан егетләре», Бурито, Юлианна Караулова чыгыш ясый

Бердәм сайлау көнендә Әлмәттә зур концерт уза

Нефтьчеләр мәйданында Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, DJ Радик белән Айрат Сафин, «Казан егетләре», Zainetdin, Лэйна, Фирдүс Тямаев чыгыш ясый. Артистлар Бердәм сайлау көненең зур бәйрәмгә әверелүен, әлмәтлеләргә иң матур, дәртле җырларын бүләк итүләрен әйтә.

"Казан егетләре" солисты Айдар Әгъләмов гражданлык бурычын иртән иртүк үтәп, Әлмәткә ашкынып килгән. Республиканың киләчәктә дә бар юнәлештә алдынгы булуын, казанышлар яулавын тели ул:

-  Без концертлар белән төрле регионнарда йөрибез. Татарстан иң төзек, алга киткән республика. Аны чит илләрдә дә беләләр, дөньякүләм чаралар уздыруны да ышанып тапшыралар.


Әлмәттә узган зур концертның исә башка җирдә күзәтелмәвен әйтте Айдар һәм татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
Кичке 8 дә концертны Бурито белән Юлианна Караулова чыгышлары дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: