Әлмәт таңнары

Әлмәттә фикер мәйданчыгы оештырылды

Быел 8 сентябрьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Кайбер төбәкләрдә Дәүләт Думасына да өстәмә сайлаулар булачак. «Бердәм Россия» үзенең кандидатларын алдан сынау уздырып билгеләүче бердәнбер партия санала. Узган атнада пәнҗешәмбе һәм җомга Әлмәттә фикер алышулар, ягъни дебатлар узды.

26 майда илебезнең барлык территориясендә партия бердәм якынча тавыш бирүне оештыра. Дәүләт Советына «Бердәм Россия»дән депутатлыкка кандидатлар аның нәтиҗәсе буенча күрсәтеләчәк. Ә аңа кадәр Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда, барлыгы 150 дән артык мәйданчыкта бәхәсләр уза. Дебатларның әһәмиятенә килгәндә, алар кандидатларга көн кадагындагы сораулар буенча үзләренең фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирә. Бу чараның барысы да якынча тавыш бирү һәм партиянең Татарстан төбәге бүлеге сайтларында турыдан-туры эфирда бара. Кандидатларга дебатларда катнашу мәҗбүри һәм алар ике тапкыр катнашып, үзләрен күрсәтергә тиеш. Дебатлар ябык түгел, анда тамашачы буларак теләгән һәркем катнаша һәм күтәрелгән проблема буенча үзен кызыксындырган соравын бирә ала. Бәхәс темалары партиянең сайлау алды платформасында урын алачак.

Пәнҗешәмбе көнне Яшьләр үзәгендәге мәйданчыкта кандидатлар иминлек һәм сәламәтлек, мәгарифкә кагылышлы сораулар буенча фикер алышты. Күргәнебезчә, алар һәркемне борчый. Сәламәтлек саклау өлкәсен ничек алга җибәрергә, квалификацияле табиблар белән тәэмин ителеш, халыкның иминлеген ныгыту өчен шартлар, хезмәт күрсәтүләр сыйфаты һәм башкалар – чыгыш ясаучылар 2 минут эчендә бу хакта фикерләре белән уртаклашты. Нефтьчеләрдән Компаниянең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә бар иде. Бүген кара алтын табучылар ярдәме белән төбәктә медицина өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Компаниянең киләчәктә дә сәламәтлек саклауны үстерү буенча социаль ярдәменә өмет итәргә буламы дигән сорауга юнәлешнең дәвам итәчәге җиткерелде. Трибуна артында торучыларның күпчелеге район башлыклары иде. Чыгышларда профилактикага игътибар, дөрес яшәү рәвешенә җәлеп итү, заманча алдынгы технологияләрне куллану, халыкның сәламәтлеген ныгытуда бер юнәлеш булган иҗтимагый тирәлекне үстерү кебек фикерләр дә яңгырады. Заманча мәктәп, мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү темалары буенча да төрле тәкъдимнәр белдерелде.

Икенче көнне чираттагы фикер алышу авылларны заманчалаштыру, үстерү һәм Татарстан гаиләләренең иминлеге хакында барды. Авыл гөрләп яшәсен өчен анда иң беренче чиратта яшьләрнең төпләнүе, торак булуы, эш белән тәэмин ителеш, социаль инфраструктура, кадрлар, биредә яшәүчеләр өчен кредит системасын үзгәртү һ.б. кирәк. Чыгышлардан күренгәнчә, проблемалар төрле районда төрлечә. Дөрес, аларны чишүдә республикадан ярдәм зур. Ләкин бу гына җитәрлек түгел. Дебат барышында сорауларны чишү юллары турында сүз барды. Гаилә темасы буенча да шундый ук җанлы фикер алышу узды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: