Әлмәт таңнары

Әлмәттә эшсезлек түбән дәрәҗәдә

Соңгы 16 ел эчендә Әлмәт муниципаль районында эшсезлекнең кимүе рекорд дәрәҗәләргә җиткән.

2018 елның 1 июленә эш белән тәэмин итү үзәге базасында 2303 вакант урын теркәлгән. Шуларның 78 % ын эш белгечлекләре тәшкил итә. Хезмәт базарында ихтыяҗ тудырган 30 белгечлек буенча укыту оештырылган. Елның беренче яртысында гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү ниятеннән 6 эш ярминкәсе оештырылды. 

Шулай ук мәшгульлек үзәге белән берлектә Әлмәт районында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне да эшкә урнаштыру буенча системалы эш алып барыла. Әлеге кешеләрне эш ярминкәләренә чакыралар. Биредә аларга эш бирүче белән якыннан аралашырга һәм борчыган сорауларга җаваплар ишетергә мөмкинлек бирелә.

 

Фото:http://korolev.msr.mosreg.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: