Әлмәт таңнары

Әлмәттә эшсезлек дәрәҗәсе кимегән

1 ноябрьгә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә 685 эшсез кеше теркәлгән. Шул исәптән эшсез калган 614 кешегә өстәмә матди ярдәм күрсәтелә.

Соңгы 16 ел эчендә Әлмәт муниципаль районында эшсезлекнең кимүе рекорд дәрәҗәләргә җиткән. 2018 елның 1 ноябренә эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә (узган ел бу күрсәткеч 0,84 % булган). Ел башыннан мәшгульлек  үзәгенә  эш эзләп 3520  кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 1854 се эшкә урнаштырыла.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: