Әлмәт таңнары

Әлмәттә эш урыннары ярминкәсе уза

17 май көнне 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикле һәм барлык эш эзләүче кешеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

Бирегә килгән кешеләр эш тәкъдим итүчеләр һәм булган вакансияләр белән таныша ала. Шулай ук психолог тарафыннан һөнәр сайлау буенча махсус тест та үткәреләчәк.

Әлмәтлеләрне Герцен урамы,86А йорты адресы буенча көтеп калалар. Тулырак мәгълүматны сез 32-34-95 номерына шалтыратып белә аласыз.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: