Әлмәт таңнары

Әлмәттә эш урыннары ярминкәсе уза

20 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә мәшгульлек үзәге пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр, теләге булган һәркем өчен эш урыннары ярминкәсен уздыра.

Бирегә килүчеләргә  менеджер, сату буенча белгеч, машина йөртүче, автомобиль юучы, кондуктор, тәрбияче, инженер һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Теләге булган һәркемнең бу көнне  шәһәрнең оешма һәм  предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат алу һәм  ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге булачак.

Шулай ук эш эзләүчеләр мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр белән дә таныша алачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 32-34-95.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: