Әлмәт таңнары

Әлмәттә өч яшүсмер бер ир-атка һөҗүм иткән

Әлмәт суды ир-атка һөҗүм иткән өч яшүсмергә карата хөкем карары чыгарды.

Җинаять эше материаллары буенча, исерек яшьләр ир-атка бакчачылык ширкәтләренең берсендә һөҗүм иткән. Яшүсмерләр зыян күрүчене кыйнап, аны бакча йортларының берсенә алып киткән. Алар аның кесә телефонын һәм 800 сум акчаны талап алып, аны бәйләп куялар.

Егетләрнең икесе йокыга киткәч, ир өченчесен аны җибәрергә үгетли, егет исә ризалаша.

Суд 17 яшьлекне - 2 айга, ә 18 һәм 16 яшьлек егетләрне  - 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Соңгысына шулай ук психиатрда дәвалануда билгеләнгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: