Әлмәт таңнары

Әлмәттә бушлай юридик ярдәм үзәге ачылды

12 июльдә Әлмәттә бушлай юридик ярдәм үзәкләрен ачу тантанасы булды.

 Аны «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Тимур Какохо һәм Әлмәт шәһәренең 1 нче адвокатлык үзәге адвокаты Елена Новиковалар рәсми рәвештә ачты. 
Халыкка атнасына бер тапкыр түбәндәге адрес буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 53 нче йорт. 
Үзәк гражданлык җәмгыятен үстерүгә президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән РФ Президенты гранты акчалары хисабына эшләячәк.

 

Фото: https://vk.com/oprt.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: