Әлмәт таңнары

Әлмәттә бочча буенча шәһәр беренчелеге узды

"Ассоль" кафесында бочча буенча шәһәр беренчелеге булып узды. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган спорт бәйрәмендә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге директоры Светлана Шәйхатарова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ярышларда катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде. Ярыш ахырында барлык балаларны да тәмле күчтәнәчләр белән сөендерделәр.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: