Әлмәт таңнары

Әлмәттә бүген сайлаучылар ишегалды язмышын хәл итә

Бүген сайлау участокларына килүчеләрнең тавышы кандидатлар өчен генә түгел, ә бәлки үзләренең ишегаллары өчен дә мөһим.

Һәр сайлау участогында ишегалларын төзекләндерү буенча анкета уздырыла. Анкета Татарстан Президены Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә. Мәгълүм булганча, Президент 20 августта республикада яңа «Безнең ишегалды» программасы башлануын игълан иткән иде. Аның кысаларында Татарстанда 3 ел дәвамында барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк. Программаны тормышка ашыру өчен 50 миллиард сум, шул исәптән республиканың нефть компанияләре кеременнән дә акча бүленә. Депутатлыкка кандидатлар йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырды. Мондый очрашулар Әлмәттә дә узды. Йортларда яшәүчеләр үзләренең теләкләрен, ишегалларын нинди итеп күрәсе килүләрен җиткерде. 

Сайлауларга кадәр анкеталар фатирлар буенча да таратылган иде. Алар аны бүген сайлау участокларында урнаштырылган махсус әрҗәләргә салды. Тавыш бирергә килгәч кенә анкета тутыручылар да байтак. 

- Мин Ленин урамындагы 137 нче йортта яшим. Өч йортка бер ишегалды безнең. Балалар да, зурлар да чыгып ял итә биредә. Шул мәйданчыкны тагын да яхшыртырга иде. Безне ишеттелҗр, ишегалдында эш башланды. Подъезд төбендәге эскәмияләрне алыштырдылар, тротуар төзелеше дәвам итә. Балалар мәйданчыгы да яңарыр дигән өметтә анкета тутырдым, - диде Ирина Шәфыйкова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: