Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер сәгать эчендә ике җәяүлене бәрдергәннәр

6 декабрь көнне 15 сәгать 35 минутта Ленин урамындагы 201нче йорт каршында юл һәлакәте була.

Беренчел мәгълүматлар буенча Лада Веста автомобиле йөртүчесе өстенлек бирми һәм җәяүлене бәрдерә. 83 яшьлек пенсионер ханым юлны аркылы идарә ителми торган  җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене нейрохирургия бүлегенә салганнар.

Шул ук көнне 16 сәгать 25 минутта Зарипов проспектындагы 201нче йорт каршында җәяүлене бәрдерүнең тагын бер очрагы була.

Лад XRAY автомобиле йөртүчесе Ленин урамы ягыннан Шевченко урамы ягына таба хәрәкәт иткәндә өстенлек бирми һәм җәяүлене бәрдерә. 58 яшьлек ир-ат та юлны аркылы идарә ителми торган  җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган. Аны травматология бүлегенә урнаштырганнар.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: