Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер машина койма өстенә менгән

12 июнь көнне 05:30 сәгатьтә Шевченко урамындагы 1 нче йорт каршында юл һәлакәте була.

Дэу Нексия  автомобиле белән идарә итүче Тукай проспекты ягыннан  Шевченко урамы буенча хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм руль идарәсен югалтып бордюр ташына килеп бәрелә. Шуннан соң юл кырыена төшеп тимер койма өстенә менә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче Әлмәт хастаханәсенә илтәләр. Аңа амбулатор дәвалану билгеләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: