Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер компания штрафка тартылды

Әлмәт шәһәре суды карьерны рекультивацияләүдән баш тарткан җирле компанияне штрафка тартты.

Оешма “Совельевский” җир участогында файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнгән. Ләкин соңыннан оешма тарафыннан җир кишәрлегенә элеккеге торышын торгызу буенча эшләрен башкармаган. ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары компаниягә җир кишәрлеген  рекультивацияләргә куша. Компания инспекторларның күрсәтмәсенә зур әһәмият бирми.

Шуннан соң экологлар судка мөрәҗәгать итә һәм хокук бозучыны җаваплылыкка тарталар. Суд предприятиенең матди хәлен исәпкә алды һәм штраф суммасын 400 000 сумнан 200 000 сумга кадәр киметә.

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: