Әлмәт таңнары

Әлмәттә берәү кибет талаган

Әлмәт полиция хезмәткәрләре кибет талауда гаепләнүче 33 яшьлек ир-атны тоткарлый.

9 октябрь көнне Чернышевский урамында урнашкан азык-төлек кибетендә ашыгыч чакыру төймәсе эшли башлый. Бу урынга кичекмәстән Росгвардия хезмәткәрләре килеп җитә. Сәбәбе –  бер ир-атның витринадан спиртлы эчемлек эләктерүе. Талау мизгеле кибеттәге видеокүзәтү камераларына эләккән була. Хәзер аңа карата  “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: