Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер хатын-кызны КАМАЗ бәрдергән

Әлеге юл һәлакәте 4 октябрь көнне Шоссейная урамындагы 4 нче йорт каршында була.

КАМАЗ-43118 белән идарә итүче Герцен урамы ягыннан Совет урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм җәяүлене бәрдерә.

Хатын-кыз юлны аркылы билгеләнмәгән җирдән, ягъни җәяүлеләр кичүеннән читтәрәк чыгып бара торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене травматология бүлегенә илтәләр.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: