Әлмәт таңнары

Әлмәттә берәү кеше акчасын үзләштергән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 31 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 3 нче өлеше, "г" пункт буенча (наркотик чаралар куллану өчен притон оештыру) гаепле дип таныды.

Билгеле булганча, 2019 елның 22 маенда хөкем ителүче үзенең танышыннан банк картасын сорап торган. Аңа әлеге картага акча күчерергә тиеш булганнар. Шуннан соң ул телефонында зыян күрүченең банк счетына тоташтырылган  “Сбербанк-онлайн" мобиль кушымтасын ача һәм карта хисабында  акча барлыгын ачыклый. Гаепләнүче 12 900 сумны үзенең банк картасы хисабына күчерә һәм аларны банкомат аша ала.

Ул өч ел биш айга  ирегеннән мәхрүм ителеп төзәтү колониясенә җибәреләчәк.

http://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: