Әлмәт таңнары

Әлмәттә берәү кассадан 139 мең сум урлаган

Әлмәт шәһәре суды 26 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарды. Ул хезмәт вазифасыннан файдаланып, чит кеше милкен үзләштерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Тикшерүчеләр хөкем ителүченең бер эшмәкәрдә сату буенча менеджер вазыйфасында эшләвен ачыклаган.

Узган елның апрель аенда ул сәүдә нокталары кассаларыннан 139 мең сум акча урлаган. Акчаны ул үзе теләгәнчә сарыф иткән. Акчалар югалуны ачыклап, эш бирүче полициягә мөрәҗәгать итә.

Суд әлеге хатын-кызга бер ел һәм бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике ай билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: