Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер ир-атны үтерүдә гаепләнүче яшүсмерләр колониягә җибәрелә

Әлмәт шәһәре судында ирне үтерүдә гаепләнүче ике яшүсмергә карата хөкем карары чыгарылды.

Тикшерү версиясе буенча, 4 июль көнне Шевченко урамында исерек хәлдәге 14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер эскәмиядә утырган бер ир-атны очрата. Бераздан малайлар аңа бәйләнеп тәмәке таләп итә башлаганнар.  Шуннан соң алар ир-атны җиргә егып, аның өстендә сикергәннәр һәм  чишендергәннәр.  Киемнәрен төрле якка ыргытканнан соң, алар фаҗига урыныннан качып китә.

Әлеге факт буенча  "Аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлык белән кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Суд утырышында хөкем ителүчеләр РФ Конституциясенең 51 маддәсеннән файдаланып, күрсәтмә бирүдән баш тарттылар. Тикшерелгән дәлилләр нигезендә суд яшүсмерләрне җинаять кылуда гаепле дип таба һәм алты ел да алты айга тәрбия  бирү колониясенә хөкем итә. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: