Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер автомойкага зур штраф яный

Әлмәттә законсыз рәвештә пычрак сулар агызган автомойканы административ җаваплылыкка тарттылар.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәсенә биредә яшәүчеләрдән табигать саклау законнарын бозуга карата шикаять килеп ирешкән. Тикшерү вакытында пычрак суның машиналарны юганнан соң машиналар йөрү өлешенә агуы ачыклана.

Белгечләр агып төшкән сулардан пробалар алдылар.. Анализ нәтиҗәләре исә аның составында   фосфатлар һәм нефть продуктларының  рөхсәт ителгән концентрацияләрнең чиктән артуын күрсәткән.

Инспекторлар «калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу»маддәсе буенча беркетмә төзеделәр. Оешмаларга 200 мең сум күләмендә штраф яный.

Фото:eco.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: