Әлмәт таңнары

Әлмәттә баш нефтьче тавыш бирде

Әлмәттә Дәүләт Советына депутатлар сайлау дәвам итә.

 Республикабызның киләчәге өчен җитәкчеләр дә тавыш бирә. «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов 2 нче мәктәптә урнашкан 786 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Ул сайлауларга әнисе, мәгариф ветераны Роза Фатыйховна Маганова белән килде. «Сайлаулар сезнең өчен нәрсә? » дигән сорауга Наил Маганов «Гражданлык позициясе», дип җавап кайтарды. 


- Нефтьчеләрнең гражданлык позициясе нидән гыйбарәт? 
- Үсеш, бары тик үсеш. Аннан кала башка позиция булуы мөмкин түгел, - диде баш нефтьче. 
Форсаттан файдаланып, 2 нче мәктәп коллективы Наил Магановка проблемалары белән мөрәҗәгать итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: