Әлмәт таңнары

Әлмәттә балигъ булмаган яшүсмергә алкоголь сатучының эзенә төшәләр

Әлмәт суды балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен сатучыга карата хөкем карары чыгарды.

Беренче тапкыр ул балигъ булмаган балага  сидр эчемлеген саткан вакытта тотыла. Моның өчен әлмәтлене 30 мең сум күләмендәге  штрафка тарталар.

Шуңа да карамастан, апрель аенда сатучы тагын закон боза. Бу юлы ул  балигъ булмаганга сырасын сатып җибәрә.

Суд утырышында хатын-кыз үз гаебен тулысынча таный. Суд карары нигезендә аңа 3 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнә һәм дәүләт кеременннән 10% акчасы  тотып калачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: