Әлмәт таңнары

Әлмәттә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары уза

7-11 ноябрь көннәрендә Әлмәттә «Әлмәт Open» Бөтенроссия бадминтон турниры узачак

Ярышлар «Tennis City» спорт үзәгендә үтәчәк.

7 ноябрьдә  юниорлар турниры старт ала. Ул  13, 15, 17 һәм 19  яшькә  кадәрге яшүсмерләр төркемнәре арасында  биш разрядта уйналачак.

9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак.

Биредә Мәскәү, Новосибирск, Саратов өлкәләреннән,  Казан, Яр Чаллы, Саба, Түбән Кама, Кукмара, Аксубай районнарыннан һәм Башкортстанан килгән бадминтончылар катнашачак.

 

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: