Әлмәт таңнары

Әлмәттә алдан тавыш бирү башланды

Татарстанда бүген «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүләре уза. Аның нәтиҗәләре буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Әлмәттә иртәнге 8 дә 10 хисап участогы (1, 4, 10, 13, 18, 20, 25 нче мәктәпләр, Яшьләр үзәге, балалар һәм яшәүсмерләр иҗаты үзәге, Нефтьче Мәдәният сарае), районда 9 участок (Ямаш, Елховой, Рус Акташы, Кәләй, Миңлебай, Кичүчат, Яңа Нәдер, Иске Михайловка, Түбән Мактама) ачылды. Бүгенге сайлауларда берничә кандидат өчен тавыш бирергә була. Алар партия исемлеге буенча һәм бер мандатлы округлар буенча сайлана.

«Нефтьче» Мәдәният сараенда урнашкан 16.009.08 нче хисап участогына иртәннән үк халык агылды.

– Праймериз, беренче чиратта, кандидатлар белән танышу мөмкинлеге. Нәкъ алар киләчәктә республиканың мәнфәгатен кайгыручы кешеләр булачак. Сайлаулар алдыннан гаиләдә еш кына бу темага бәхәсләшәбез, фикерләр аерыла, әмма барыбыз да ил-көннең тыныч, яшәү шартларының яхшы булуын тели. Әлбәттә, кандидатларның кылган гамәлләренә, башкарган эшләренә карап фикер йөртәбез. Бүгенге кандидатлар арасында да лаеклылар күп, - ди хисап участогына беренчеләрдән булып килгән Динә Хәйрова.\

Бердәм алдан тавыш бирү көнендә Татарстанда депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча 460 санау участогы эшли. «Бердәм Россия»дән депутатлык мандатларына дәгъва кылучылар исемлегендә бүген 222 кеше теркәлгән. Болар – сәясәтчеләр, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары нәшатлылары, укытучылар, табиблар, юристлар, вазифаи затлар. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карап 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге формалаштырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: