Әлмәт таңнары

Әлмәттә 70 яшьлек хатын-кызны янгыннан коткарганнар

Әлмәттә төтенләнгән фатирдан 70 яшьлек хатын-кызны алып чыкканнар.

10 июль көнне 16 сәгать 49 минутта 112 бердәм номерына Гафиятуллин урамындагы бер йортның өченче катында янгын чыккан дигән хәбәр килә.

Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр биш катлы йортның өченче катындагы балконда әйберләр януын ачыклаган. Әлеге фатирдан 70 яшьлек хатынны коткарганнар. Зыян күрүчене табиблар кулына тапшыралар. Ул Әлмәт район үзәк хастаханәсенә китерелә. Табиблар пенсионер ханымның газ белән агуланганын хәбәр иттеләр.

Реклама

Моннан тыш, югары катларда  яшәүче 5 кеше, шул исәптән 2 бала эвакуацияләнгән.

Янгын камап алган территориянең мәйданы  3 кв. метр тәшкил иткән.

Фото:ГУ МЧС России по РТ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: