Әлмәт таңнары

Әлмәттә 63 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр

14 гыйнвар көнне Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә шәһәренең 3 нче поликлиникасыннан юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән әлмәтленең мөрәҗәгать итүе турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, юл-транспорт һәлакәте  13 гыйнвар көнне 12 сәгать 30 минутта Геофизиклар урамындагы  1 нче йорт каршында булган.

Шоссейная урамы ягыннан Луговая урамына таба хәрәкәт итүче шофер куркынычсыз тизлекне сайламыйча, өстенлек бирми һәм 1957 елгы җәяүлене бәрдерә.

Пенсионер ханым  идарә ителми торган  җәяүле кичүе аша  юлны аркылы чыга торган була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: