Әлмәт таңнары

Әлмәттә 41 яшьлек велосипедчы зыян күргән

24 июнь көнне 21 сәгать 15 минутта Гафиятуллин урамындагы 51 нче йорт каршында юл һәлакәте була.

КИА РИО автомобиле белән идарә иткән 1992 елгы машина йөртүче Гафиятуллин урамы буенча хәрәкәт итеп, Әминов урамы ягына борылганда өстенлек бирми һәм 1978 елгы велосипедчыны бәрдерә.

Ул юлны светофорның рөхсәт ителгән төсенә  велосипед юл аша чыгып барган була. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре  алган велосипедчыны медсанчастька озаталар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: