Әлмәт таңнары

Әлмәттә 4 яшьлек бала зыян күргән

15 май көнне 7.50 сәгатьтә Шевченко урамындагы 110а йорты каршында юл һәлакәте була.

ХЕНДАЙ I30 автомобиле белән идарә итүче Ринат Галиев урамы буенча хәрәкәт итеп, Шевченко урамына борылганда  төп юлдан баручы автомобильгә өстенлек бирми һәм 14нче модельле “Лада”  һәм БМВ Х5 машиналары белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән 4 яшьлек кыз бала хастаханәгә озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: