Әлмәт таңнары

Әлмәттә 3D җәяүле кичүе барлыкка килде

3D техникасы буенча эшләнгән җәяүле кичүе дөньяның төрле илләрендә бар. Ниһаять, ул безнең шәһәрдә дә пәйда булды.

Ул “Панорама” сәүдә үзәге парковкасында урын алды. Ясаучылар аны бер төн эчендә башкарып чыкканнар. Авторлар билгеләп үткәнчә, әлеге "зебра"ны ясау барышында ярты километр чамасы скотч  һәм 100 литр махсус буяу сарыф ителгән. Бетон блокларын имитацияләүче иллюзия юлдагы “текә” автомобиль йөртүчеләр белән көрәштә бик нәтиҗәле ысул, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

 

Фото:https://www.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: