Әлмәт таңнары

Әлмәттә 33 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр

3 гыйнвар көнне 17 сәгать 10 минутта Советская урамы, 165 б йорты каршында юл һәлакәте була.

Советская урамы буенча Фәхретдин урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче НИССАН НОТЕ автомобиль йөртүчесе җәяүлегә өстенлек бирми һәм аны бәрдерә. Җәяүле юлны идарә ителми торган җәяүле кичүе аша уза торган була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 33 яшьлек җәяүле медсанчастьның кабул итү бүлегенә китерелә һәм аңа амбулатор дәвалану билгеләнә. 

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: