Әлмәт таңнары

Әлмәттә 17 яшьлек җәяүле тәгәрмәч астына эләккән

24 июнь көнне 17 сәгать 15 минутта Шевченко урамындагы 104 нче йорт каршында юл һәлакәте була.

1995 елгы машина йөртүче идарәсендә булган ЛАДА 211340 автомобиле Төзүчеләр проспекты юнәлешендә Шевченко урамы буенча хәрәкәт иткәндә  2002 елгы җәяүлене бәрдерә.  Ул юлны җәяүле кичүенә якын булган  җирдән чыгып бара торган була.

 Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган җәяүле  медсанчастька озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: