Әлмәт таңнары

Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре игелекле гамәл кылган

Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр юлда ярдәмгә мохтаҗ машина йөртүчене сөендерде.

16 апрельдә полиция сержанты Радик Корбанов белән кече сержант Виктор Кильдюшов юллардагы хәрәкәткә күзәтчелек итеп йөргән вакытта олы яшьләрдәге ир-атның узып баручылардан ярдәм сорап, ишарә бирүен күреп ала. ДПС экипажы янәшәдә генә авария билгесе кабызылган ВАЗ-2106 машинасы янына туктый һәм транспортның тәгәрмәченә зыян килүен ачыклый. Ир-атның үзе белән кәрәзле телефоны булмый, шуңа ярдәмне урында алмакчы була, әмма уңышсыз. ДПС инспекторлары аңа тәгәрмәчен алыштырырга булыша.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: