Әлмәт таңнары

Әлмәтнең яшь белгечләре “World Skills”ка әзерләнә

Быел Татарстан үзендә World Skills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итә.

Август аенда Казанга 56 юнәлеш буенча көч сынашыр өчен дөньяның 60 иленнән  килгән яшь белгечләр җыела. Ә майда исә “World Skills Russia” милли чемпионаты узачак. Катнашучылар арасында әлмәтлеләр да бар. Әлмәт политехник техникумының икенче курс студенты булган Данил Нуриев World Skills чемпионатында  балта осталары юнәлеше буенча катнашачак. Составына Данил кергән Татарстан җыелма командасы бәйгедә өч көн буе катнашачак.  Һәр көнне алар берешәр  модуль  башкара. Яшь балта осталарына төрле конструкцияләр ясарга кирәк була.

Данилдан тыш, Әлмәт техникумнан  чемпионатка тагын 7 зуррак яшьтәге катнашучы, Татарстанның киңәйтелгән җыелма командасы составында бер яшүсмер һәм җыелма команданың өстәмә составында тагын дүрт яшүсмер барачак. Алар арасында Тимур Арсланов та бар. Тимур бу ярышларда веб-дизайн юнәлеше буенча катнашачак. Май ахырында узачак чемпионат җиңүчеләреннән дөнья чемпионатында катнашу өчен җыелма команданың киңәйтелгән составы формалашачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: