Әлмәт таңнары

Әлмәтнең «Ялкын» халык биюләре ансамбле «үрнәк» исеменә лаек булды

9-10 март көннәрендә «Ялкын» халык биюләре ансамбле үзенең өтчет концертын уздырды. Бу матур бәйрәм чарасы Әлмәт драма театры бинасында узды.

Нәркиз Харисов һәм Айгөл Мусина  җитәкчелегендәге бу ансамбль   күптән түгел «Россия культуралары» фестивалендә  катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Ансамбль тамашачылар хозурына Кырым татарларының, керәшен татарларының, Кавказ, Төрек, Свердлау, Әстерхан халыкларының биюләрен тәкъдим итте.

Төрле халык биюләреннән торган концерт программасы  Әлмәт драма театры артистларының, «Татар моңы» бәйгесе лауреаты Раушан Сөләйманов һәм музыка көллияте студенты Тимур Мусинның чыгышлары белән үрелеп барды.

Бүгенге көндә ансамбль репертуары  үз эченә 17  биюне ала. Бу концертка әзерлекне  алар  инде гыйнвар аенда ук башлап җибәргән булганнар.

 Ахырдан иң куандырганы ул да булса Татарстан Мәдәният министрлыгыннан килеп ирешкән  «Ялкын» халык биюләре ансамбленең «үрнәк» исеменә лаек булуы турындагы хәбәр булды.

 

 

Фото: Альбина Галиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: