Әлмәт таңнары

Әлмәтнең кайбер йортлары танымаслык булып үзгәрә

Кичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчелеге, подрядчы оешмалар, идарәче компанияләр вәкилләре белән берлектә шәһәрнең Шевченко урамындагы 44 һәм 42 нче, Радищев урамындагы 17 нче һәм Пушкин урамындагы 31 нче йортлардагы капиталь ремонт барышы белән танышып чыкты

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре инде 90% ка төгәлләнгән.  Ремонт эшләрен август ахырына төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев хәбәр итә. 

2019 елда Әлмәттә 438,2 млн. сумга  63 күпфатирлы йортка ремонт ясала.Хәзерге вакытта 11 подрядчы оешмалар көче белән бу йортларда электромонтажлау эшләре ахырына якынлашып килә. Гомуми кулланылыштагы урыннарда тәрәзәләрне һәм керү ишекләрен алыштыру, түбәләрне ремонтлау, фасадларны җылыту буенча йомгаклау эшләре бара. 5 йортта инде лифтларны алыштырырганнар.

- Капиталь ремонт архитектура һәм төзелеш өлкәсендәге замана таләпләренә җавап бирергә тиеш. Безнең төп бурычыбыз булып башкарылган эшләрнең  озак еллар халыкка хезмәт күрсәтүе тора. Шуңа күрә без китерелә торган материалларның сыйфатын җентекләп тикшерәбез. Килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен халык белән даими рәвештә очрашулар уздырабыз. Кешеләрнең башкарган эшләргә бәя биреп, рәхмәт белдерүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Биредә яшәүчеләр үзләре дә төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, бер йортта хәрәкәт датчигы куюны, ә икенчесендә  откосларны пөхтәрәк итеп куюларын сорадылар.  Капиталь ремонт бара торган йортларда яшәүчеләр белән элемтәдә булырга тырышабыз. Әгәр дә халык, подрядчы, идарәче компанияләр арасындагы үзара хәбәрләшеп эшләү булса, соңгы стадиясендә капиталь ремонт сыйфаты да югарырак булачак, -  дип билгеләп үтте журналистларга биргән интервьюсында Ленар Фоатович.

Шевченко урамындагы 44 һәм 42 нче йортлврда электромонтажлау эшләре башкарылган, түбәләргә ремонт ясалган, фасадлар җылытылган, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган.

Радищев урамындагы 17 нче йортта һәм Пушкин урамындагы 3 нче йортта шулай ук масштаблы ремонт эшләре башкарылган. Биредә балконнарны профнастил белән тышлаганнар.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: