Әлмәт таңнары

Әлмәтнең өч укытучысы 200 мең сумлык премия алачак

2019 елда педагогик эшчәнлектә уңышка ирешкән өчен ТатарстанРеспубликасының иң яхшы укытучыларына премия бирү конкурсында җиңүче булучыларның исемнәре билгеле булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бирелз торган әлеге премиягә республиканың 25  укытучысы ия булды. Алар 200 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Әлеге мәртәбәле премиягә ия булучылар арасында Әлмәт укытучылары да бар:

  • Шәрипова Резедә Бәшир кызы – “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге  25 нче урта гомуми белем мәктәбе” нең информатика һәм ИКТ укытучысы.
  • Усачева Ольга Виталий кызы – 2 нче лицейның чит теле укытучысы.
  • Хәбипова Розалия Зыяфетдин кызы – Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: