Әлмәт таңнары

Әлмәтнең бер лагерын төзекләндерү эшләре көтә

Әлмәт районында “Березка” лагерена керү юлын төзекләндерүгә 21 млн сум күләмендә акча бүленә.

Әлеге эшләр “Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан алып балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау” программасы нигезендә тормышка ашырыла.

2,5 км озынлыктагы юл өслегенә асфальт түшәләчәк һәм юл кырыйлары төзекләндереләчәк. Ремонт эшләрен башкаруга 20.969 млн сум күләмендәге акча бирелгән.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: