Әлмәт таңнары

Әлмәтнең бер җитәкчесе штрафка тартылды

Татарстанның Арбитраж суды карары буенча Әлмәт шәһәрендәге бер компаниягә күзәтү процедурасы кертелде.

Компания җитәкчесе  15 көн эчендә соңгы өч ел дәвамындагы  милек документларын, исәп-хисап һәм финанс-хуҗалык эшләре буенча документларны вакытлыча идарә итүчегә тапшырырга тиеш булган. Ләкин тиешле документлар барып җитми.

Реклама

Нәтиҗәдә  вакытлыча идарәче шәһәр прокуратурасына  шикаять белән мөрәҗәгать итә. Компаниянең директорына карата “Арбитраж идарәче эшчәнлеген тоткарлау, шул исәптән кирәкле документларны тапшырудан баш тарту” маддәсе буенча административ эш кузгатыла.

Суд карары буенча ул 40 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: