Әлмәт таңнары

Әлмәтнең «Алнас» спорт мәктәбе командасы Бөтенроссия турнирында җиңү яулады

«Алнас» заводы тарафыннан шефлыкка алынган Әлмәт спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре балалар командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия турниры җиңүчеләре булды.

Ярышларда Уфа, Богырыслан, Октябрьский, Бөгелмә һәм Әлмәттән 2009-2010 елгы спортчылар катнашты. 

«Алнас» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Нефтеград» командасы турнир җиңүчесе булып танылды. 

- ЧТПЗ төркеме  күп еллар инде компания булган төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә финанс ярдәм күрсәтә. «Алнас» заводы балалар-яшүсмерләр мәктәбенә менә инде 20 ел ярдәм күрсәтә. Еел саен әлеге максатларга 6 млн сум акча бүлеп бирә. Шуның нәтиҗәсендә  мәктәп укучылары ел әйләнәсе ачык футбол кырларында да, ябык манежда да шөгыльләнә ала. Яшь футболчыларның футбол буенча Бөтенроссия турнирында җиңүе — спортчыларның югары дәрәҗәдә әзерләнү күрсәткече , — дип шәрехли «Алнас» заводы башкарма директоры Илдар Хәйруллин.

«СШ 2010» командасы капкачысы Максим Ленерт, «Нефтеград» командасы сакчысы Булат Шәйдуллин, «Девон» командасы ярымсакчысы Дмитрий Мозгунов, «2 нче спорт мәктәбе» командасы һөҗүмчесе Максим Арчибасов призлы дүртлекнең иң яхшы футболчылары булды. «Алнас» заводы һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәттәшлеге елларында 7000 урынга исәпләнгән стадион белән спорт комплексы, җылыту һәм автомат рәвештә су сибеп торучы футбол кыры, ике ясалма футбол кыры һәм ел әйләнәсендә шөгыльләнү мөмкинлеге бирүче спорт манежы төзелде. Мәктәпнең футбол һәм авыр атлетика бүлекләрендә 6-18 яшьлек 800гә якын бала шөгыльләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: