Әлмәт таңнары

Әлмәтленең энесе полиция хезмәткәрләренең әтисендә коллыкта булган

Нурлат районы Чулпан авылы кешесе берничә көн полиция хезмәткәрләрендә тоткынлыкта булуы турында сөйләгән.

Ачыкланганча, ул бер танышына кунакка килгән була һәм йортка полиция хезмәткәрләре (ике туган) килеп керә. Алар бу ир-атны бер кибетне талауда гаепләп, полиция бүлегенә китерәләр. Шуннан соң әтиләренең фермасына күчереп, 8 майдан 28 майга кадәр терлек артыннан карарга һәм кырда эшләргә мәҗбүр итәләр.  

Реклама

Зыян күрүченең Әлмәттә яшәүче апасы полициягә аның югалуы турында гариза бирә. Теге ике туган  эзләүне туктату өчен ир-атны кабат полициягә алып баралар. Ләкин җибәрәсе урынга тагын  фермага илтәләр. Апасының янәдән гариза язуы сәбәпле, ике туган   бу хәл турында бер кемгә дә сөйләмәскә кушып, аны  үз авылы янында калдырырга мәҗбүр була. Апа кеше энесенең гомере өчен борчылып аны Әлмәткә алып китә. 

Шуннан соң ир Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә һәм аның гаризасы нигезендә җинаять эше кузгатыла.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: