Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе кабул итәчәк

Кабул итү Әлмәт шәһәре, 8 март урамы, 21а йорты буенча башкарылачак.

17 декабрьдә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе тарафыннан табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җинаятьләр, полиция хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре һәм хезмәт хакын түләмәү, шулай ук тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрелә.

Алдан язылу  телефоннары - 8(855-3)43-05-17, 8(855-3)43-06-96.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: