Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне сайлау көнендә Гастрономия фестивалендә сыйлыйлар

Әлмәттә бүген Гастрономия фестивале уза. Анда Казаннан 50 дән артык күренекле ресторан һәм кафе катнаша.

Фестиваль «Яшел фитнес» белән башланып китте. Спорт чараларын тәмле ризыклар белән сыйлану алыштырды. Башкалабыздан килүчеләр арасында «Урбаника» һәм «Бургер клаб» кафелары, «Top Hop» бары, BricketBBQ, MeatFood рестораны кебек танылган туклану нокталары бар. Әлмәтлеләрне алар молекуляр ашханә, кыздырылган туңдырма, күмердә пешкән хот-дог, стейк, бургерлар, алкогольсез эчемлекләр, авторлык десертлары белән сыйлыйлар. Халык немец сосискалары, Мексика ризыклары, Тайланд шашлыгы, туңдырмасын аеруча үз итә. Каһвә белән коктейльләрнең монда ниндиләре генә юк! 10.00-12.00 сәгатьләрдә һәм 16.00-17.00 сәгатьләрдә «бәхетле вакыт»ларга эләгүчеләр туклану нокталарындагы ташламалардан һәм комплиментлардан да файдалана алачак.

- Фестивальне күрергә дип махсус килдем. Бу кадәр төрле ризыкны беренче күрүем, хәзер сыйланачакбыз, - ди 89 яшьлек әлмәтле Фаил Гыйниятов.

Чарада мастер-класслар да уза. Татарстанның иң яхшы шеф-пешекчеләре белән ризыкларны бергәләп әзерләү мөмкинлеге дә бар.

Кичә Әлмәттә узган музыкаль ярыммарафонда катнашып, ал һәм яшел беләзекләргә ия булучыларга сюрприз да әзерләнгән: алар беләзекләрен махсус спорт шешәләренә һәм билгә тагыла торган сумкаларга алыштыра ала. Эльнара белән Элнур Таһировлар бүләкләргә ия булуларына сөенүләрен яшермәде:

- Йөгерү икеләтә файдалы булды. Бүген бүләкле дә булдык, - ди алар.

Картиналар галереясы яны да гөрләп тора: «#ЛюбимыйАльметьевск - #ЯвыбираюСчастье» беләзекләре ияләре бирегә бушлай керә ала.

Яшел төстәге беләзеләр белән шулай ук «Татнефть» ягулык станцияләренә, «ОАЗИС» комплексындагы мунчага, «Пляж»дагы скалодром, бау паркы, катамараннарны прокатка алуга, «Мирас» спорт комплексына, «Суаре», «Саюри», «Добрый бургер», «Гивико», «ДТК» кафе-рестораннарына, «Саулык» паркында һәм Шарлавыклы буаларда гироскутер һәм машиналарны прокатка алу, туңдырма сатып алуга, «Сфера»га, «Меридиан» кибетләренә, шәһәр паркындагы аттракционнарга ташламалар каралган. Шулай ук 8.00-22.00 сәгатьләрдә җәмәгать транспортларында бушлай йөрү мөмкинлеге дә бирелә.

Гастрономия фестивале кичке 10 га кадәр дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: