Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә катнашырга чакыралар

26-27 октябрь көннәрендә "2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасын тормышка ашыру кысаларында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри осталык бәйгесе үткәрелә.

Бәйгене Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

Бәйге иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында үткәрелә.

Биредә югары яки урта һөнәри белеме булган, 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнаша ала.

Катнашу өчен агымдагы елның 22 октябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза калдыру сорала: https://ais.fadm.gov.ru/event/16683

Оештыру комитетының телефон номеры – 8 (843) 2 21-75-97, 8 (906) 3 -25-90-48

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: