Әлмәт таңнары

Әлмәттә медицина карталарын чүплеккә ташлаучыларны җәза көтә

Әлмәт прокуратурасы төзелеш чүплегендә медицина карталарын табу факты буенча тикшерү үткәрде.

Хәтерләсәгез май аенда экологлар Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсеннән ерак түгел төзелеш калдыклары һәм пациентларның авыру тарихы язылган карточкалардан торган чүплеккә тап булганнар иде.

Тикшерү барышында барлыгы 67 медицина документы табылды. Ачыкланганча, медицина документлары Әлмәт үзәк район хастаханәсенеке булып чыкты. 2017 елда биредә  капиталь ремонт эшләре барган вакытында алар хастаханәнең беренче катына күчерелә. Ә соңыннаг  дәвалау оешмасы хезмәткәрләренең игътибарсызлыгы аркасында  төзелеш калдыклары  белән бергә чүплеккә ыргытылган була.

Шулай итеп, хастаханә хезмәткәрләре «Шәхси мәгълүматлар турында»гы законны һәм сәламәтлек саклау министрлыгының берничә боерыгын бозган булып чыга. Документлар үзәк район хастаханәсенә кире кайтарылды.  

Фото:http://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: