Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрнең хокукый ярдәм алу мөмкинлеге бар

31 май көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәреләчәк.

Әлеге чара балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм һәм юридик ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Гражданнарның сорауларына бу көнне балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «ТР Адвокатлар палатасы» вәкилләре җавап бирәчәк.

Фото:"Әлмәт таңнары"/архив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: