Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне газ җиһазлары белән сак булырга кисәтәләр

Яңа ел каникуллары вакытында Татарстанда газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә сөрем газы белән агулануның 6 очрагы теркәлә.

2018 елның 31 декабрендә  Әлмәттә  6 кеше, шул исәптән 4 бала сөрем газы белән агулана. 2019 елның 6 гыйнварында исә Казанда 4 кешенең, шул исәптән 3 баланың агулану очрагы теркәлә.  2019 елның 14 гыйнварында Казан шәһәрендә газ белән агулану нәтиҗәсендә өч кеше хастаханәгә урнаштырыла.

Әлеге очракларның ешаюына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе газ җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык таләпләрен үтәү кирәклеге турында искәртеп үтә. Сөрем газының иң киң таралган чыганаклары булып төзек булмаган газ, утын мичләре һәм газ җайланмалары тора. Мичләрдәге ярыклар, тыгылган төтен юллары, җилдән сакланмаган яки кар белән капланган мич торбалары  өйгә сөрем газы үтеп керү куркынычына китерергә мөмкин.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр агулануның еш сәбәпләренең берсе – герметик пластик тәрзәләр. Алар ирекле вентиляциягә комачау итә. Сөрем газы белән агуланының төп билгеләре рәтенә баш авырту, баш әйләнү, тошнота, хәрәкәтләрне координациясе бозылу керә. Бер бинада булучы  барлык кешеләрнең хәле начараю шулай ук аларның сөрем газы белән агулану билгесе булып тора.

 

Фото:http://Фото: ГУ МЧС России по РТ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: