Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне башкалага чакыралар

Әлмәт районы командасына кушыл һәм ярышларда катнаш!

Республикабыз башкаласында 4-5 майда традицион «Казан марафоны» үткәрелә. Бу – халыкара масштабтагы вакыйга. Анда ел саен меңнәрчә йөгерүчеләр катнаша. Әлмәтлеләрне дә спорт бәйрәменә кушылырга чакыралар. Теләге булган кешеләр үзләрен 3 км, 10 км, 21.1 км, 42.2 км дистанцияләрдә сынап карый ала. Беренче көнгә балалар арасында йөгерү ярышлары планлаштырылган. Шулай ук «ползункилар йөгереше», катнашучылар парады, «Пицца» төркеме концерты да булачак. 
Әлмәт районы командасына кушыл һәм ярышларда катнаш! Ничек теркәлү хакында тулырак мәгълүмат Ак Барс Казанский Марафон 2019 рәсми сайтында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: