Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне «Агачны бергә коткарыйк» акциясенә кушылырга чакыралар

Әлмәттә икенчел чимал һәм кием-салым кабул итү буенча «Агачны бергә коткарыйк» акциясе узачак.

Әлеге игелекле акцияне Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты «Экосервис» җәмгыяте һәм «Игелек бүләк ит» мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә уздыра. 

Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Агач үсентеләрен алу өчен макулатура җитәрлек яки кием-салым алып килү сорала. 

Акция 12 октябрь көнне 8.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр Әминов урамы, 9 а йорты адресы буенча урнашкан Экология һәм табигатьтән файдалану департаментында узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: